Чистай мөхтәсибәтендә дөрес туклануга кагылышлы зур форум узды. Әлеге чараны Чистайның Мөселман яшьләре берлеге оештырды.
Хәзерге вакытта ризыклар сәламәтлеккә зыянлы төрле өстәмәләр кушылып ясала. Шуңа күрә нәрсә ашарга ярау-ярамау, дөрес туклану кагыйдәләре турында сөйләшү бик мөһим. “Кешенең сәламәтлеге аның ничек туклануына бәйле”, – дип башлады сүзен форумны алып баручы, Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин.
Төрле туклану системаларын яклаучылар, бер мәйданчыкка җыелып, туклану тәртипләре турында сөйләделәр. Алар, теге яки бу принципка таянып, нинди дә булса ризыктан тыелып торалар. Яшелчә генә ашап тору, ит, балык кулланмау турында Баландина Екатерина Александровна сөйләде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл стандарты” комитетының Чистайдагы вәкиле Тимур хәзрәт Матвеев хәләл туклану турында сөйләде. Бу ризыкның экологик яктан чиста булуын әйтте. “Хәләл стандарты” комитетлары азык-төлекның чисталыгын, бисмилла әйтеп чалынып, дөрес итеп эшкәртелүен кат-кат тикшерәләр, шуңа күрә хәләл тамгасы төшерелгән ризыкны шикләнмичә кулланырга кушты.
Форумда чыгыш ясаган диетологның да фикерләре кызыклы булды, ул дөрес туклануның төп кагыйдәләрен аңлатты.
Әлеге форум Чистайда беренче тапкыр үткәрелде һәм бик файдалы булды. Кеше дөрес туклануга зур әһәмият бирсә, күп авырулардан сакланып булуы ачыкланды. Без балаларыбызны кече яшьтән дөрес итеп тукланырга, файдасыз ризыклардан баш тартырга өйрәтергә тиешбез дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)