Бу курслар халык арасында бик популяр. Ни өчен шулай икәнлеген безгә шушы иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Ганиева сөйләде. “Без бер концепцияне алып, бөтен чаралар шушы концепция тирәсенә туплыйбыз. Ел дәвамында ата-аналар, балалар белән эшлибез. Элемтә өзелми”, - диде ул.
Без Ләйсән Ганиевадан “Сөләйман”да җәйләүне ничек оештырачаклары турында сораштык. “2009 елдан бирле балаларның буш вакытын файдалы итеп уздыру белән шөгыльләнәбез. Һәр җәйләүнең билгеле бер темасы бар. Моңа кадәр “21 нче гасырда Казан” һәм башка дигән темалар булган иде. Концепциягә үз көнеңне никадәр файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга, вакытны ничек итеп дөрес бүләргә дигән фикерне салдык”, - диде ул.
“Коръән эзләре буйлап” аталган уку программасына килгәндә, лагерьда көн саен Коръән ятлау дәресе һәм тәфсир (Коръәннең мәгънәсен аңлату) дәресләре булачак, тәҗвид (Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре) шомартылачак. Тәфсиргә күчкәнче, балаларга Коръәннең нигә кирәк икәнлеге турында мәгълүматлы лекция укымакчылар.
Кышкы каникуллар “Тәмлүшкәле көн” дигән исемне нигез итеп алган икән, монда мастер-класслар да көн саен үткәреләчәк. Балалар ашлар, икенче ризыкларны әзерләргә өйрәнәчәк. Дөрес итеп шулпа пешереп, салкын, баллы ризыклар (канапе, мастикадан тортлар) әзерләп караячак. Өстәлне сервировкалау серләренә төшенәчәк.
Хенд-мейд (кулдан ясалган дип тәрҗемә ителә) дигән юнәлештә тәлинкәләргә - сурәтләр, “тәмле балкашык” техникасы буенча полимер балчыктан - бутерброд, җиләк-җимешләр, аш бүлмәсе өчен картиналар да ясаячаклар.
“Мастер-класста бүләк ясыйбыз икән, аның кемгә икәнлеген тәгаенлибез. Әнигә, дисәләр, “Ни өчен шулай?” - дип сорыйбыз. Үз кулың белән ясалган бүләк – ул сатып алганга караганда күпкә кадерлерәк. Балаларда иҗатны һәм эчке тәрбияне үстерәбез. Максат – буш вакытны кызыклы итеп кенә түгел, ә тәрбияви яктан да үз өлешен кертерлек итеп оештыру.
Көн саен саф һавада йөриячәкбез. Без сәламәт кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратыларак төшә дигәнне нигез итеп алабыз. Монда бәрәкәт һәм хәерлелек бар. Билгеле бер маршрут буенча квестлар уздырачакбыз: йә мәчет белән таныштырабыз, йә урамда уен уйныйбыз”, - диде Ләйсән Ганиева.
Курсларда эшләячәк барлык педагоглар да “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен, Россия ислам институтының шәригать һәм Коръән-хафизлар факультетларын тәмамлаган. Вожатыйлар да дини яктан белемле.
Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)