Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдхади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Гәбделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Туфан Миңнуллин һ.б. шәхесләрнең каберлекләре янында Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә догалар укылды.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үлгәннәрне искә алуның саваплы эш икәнен әйтеп китте. Яңа Татар бистәсе зиратында каберлекләрне күрсәтүче карта булдырылган. Бүгенгесе көндә картага 82 шәхес теркәлгән.
“Татар халкында “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән гыйбарә яши. Бу чараны мин бик кирәкле, күркәм чара дип уйлыйм. Остазларны искә алырга шактый кеше җыелган. Аларның тарихларын өйрәнү, каберлекләрен барлау бик актив рәвештә эшләп килә. Каберләрне табу җиңелрәк булсын өчен, сары төскә буяп ай төшерелде” – диде Җәлил хәзрәт.
Остазларны искә алу көне “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тарихы белән танышу һәм мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте.
Дин әһелләренең, галимнәрнең, язучыларның каберлекләре янында Коръән уку гадәте 2005 елдан килә.
Казанның Яңа Татар бистәсе зираты — XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират. Яңа Татар бистәсе Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында һәм аларның мәчетләрен җимергәндә, җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берникадәр дәрәҗәдә моңа шулай ук шәһәрдә килеп чыккан янгын да сәбәпче була.
Бу зиратта татар мәдәниятенең мәшһүр эшлеклеләре җирләнгән. Алар арасында (хронология тәртибендә) Шиһабетдин Мәрҗани (1889), Каюм Насыйри (1902), Таиб Яхин (1910), Габдулла Тукай (1913), Фатих Әмирхан (1926), Салих Сәйдәшев (1954), Җәүдәт Фәйзи (1973), Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1974), Габдрахман Әпсәләмов (1979), Сара Садыйкова (1986), Бакый Урманче (1990), Нәкый Исәнбәт (1992), Гомәр Бәширов (1999), Әмирхан Еники (2000) һ.б. бар, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)