“Зират каравылчысы” кыска метражлы нәфис фильмы 2015 елда төшерелгән. Режиссеры Али Мардоми. Рольләрдә – Һади Әфтәкхарзадә, Реза Хуруҗиан, Вахит Разави. Тәһран кыска метражлы фильмнар кино фестивалендә тәкъдим ителгән.
Изгелек эшләүчеләр өчен дога кылучы карт тыныч кына иске зиратта яшәп ята. Ул бу зиратны карап торучы бердәнбер кеше. Әмма монда берсендә яшь һәм яңгыравыклы тавышлы дога кылучы килә һәм картның тынычлыгын ала.
Ә режиссер һәм сценарие авторы Реза Хаериның “Менә бу куллар белән” дип аталган кыска метражлы документаль фильмы Иранның төрле шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче 9 һөнәрче турында сөйли. Фильмда һәр рәссамның иҗатка багышланган бер көне, аларның үз һөнәрен яңарту юлындагы тырышлыгы тасвирлана. Бу тырышлыклар бүгенге көн ихтыяҗларын гадирәк тормышка кайтарып калдыру өчен кирәк.
“Имәндәге балалар” мультфильмы исә Иранның көнчыгыш өлешендәге матур Көрд иле авылларының берсендәге кешеләрнең бер көнен тасвирлый. Фильм тамашачыны туй йоласы, бәйрәмнәр, халык авыз иҗатындагы гореф-гадәтләр, биюләр, киемнәр, музыка һәм уеннар белән таныштыра. Бу кешеләрнең борынгы гореф-гадәтләрне ничек саклап яшәве белән танышырга мөмкинлек бирә.
“Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” проекты кысаларында утыздан артык кинокартина күрсәтеләчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)