Кичәнең кунаклары арасында мөфтинең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан Президенты матбугат секретареның урынбасары Ләззәт Хәйдәров, "Эфир" телеканалының директорлар советы урынбасары Самвел Оганисян да бар иде.
Камил хәзрәт катнашучыларны Рамазан ае белән котлады һәм динебез үсешенә өлеш кертүләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Форсаттан файдаланып, мәҗлес кунакларын уразага багышлаган Коръән аятьләренең иңү тарихы белән таныштырды. Әлеге ифтар ашында дин әһелләре һәм матбугат вәкилләре үзара фикер алышты, матбугат аша исламга дәгъватлау юлларын барлады, мөфти хәзрәтләренә кызыксындырган сорауларын бирде, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.
Журналист Илдар Кыямов мөфтияткә рухи традицияләребезне саклауга зур өлеш кертүе өчен рәхмәтен белдерде. "Камил хәзрәтнең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, безнең халык күп кенә дин галимнәребезнең эшчәнлекләре, хезмәтләре белән таныша алды", - диде Илдар Кыямов һәм мөфтигә үзенең туган ягына багышланган яңа "Кара Чишмә карьясе" китабын бүләк итте.
- Бүгенге авыз ачу чарасында башка милләт вәкилләрен күрү бик куанычлы, - диде Ләззәт Хәйдәров. - Ошбу чаралар милләтара мөнәсәбәтләрне тагы да ныгыта.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Шамил Cадыйков исә нәзарәтнең актив рәвештә социаль технологиялар куллануын билгеләп үтте: "Мөфти Камил хәзрәт үзенең эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләр белән бик актив куллана. Аны IT-мөфти дип тә әйтеп була хәзер".
Очрашу азагында журналистларга үзенең теләк-тәкъдимнәрен мөфтинең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин җиткерде. Бүгенге очрашу Коръән укып һәм Аллаһтан алдагы эшләрне уңышлы итүен теләгән догалар белән тәмамланды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)