Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Быелгы форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырыла. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
XII форумга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
19 май көнне «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак, шулай ук программа кысаларында бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре биредәге «Russia Halal Expo 2022» күргәзмәсе белән дә танышачаклар.
20 май көнне дин әһелләре һәм кунаклар Казан шәһәре Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу тантанасында катнашачак. Төштән соң Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.
21 май көнне Форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасында катнашачак.
«Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда узды. Шул елдан башлап әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының даими проекты булып тора. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына махсус 1100 дин әһеле чакырылды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә өч “ярдәмче” җиңү яулады
Ниятне яшерү
Аятел-Көрси