21 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Татарстан Республикасы вакфы” фонды "Россиядә вакфлар: үзенчәлекләре һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән халыкара конференция уздыра.
Фәнни җыенда чит ил һәм Россия кунаклары катнаша. Үзләренең вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән Төрек Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бахрейннан югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мераихи, Ислам банкы үсеше белгече Мөхәммәд Салем уртаклашачак.
Үзләренең эзләнүләре белән фәнни чыгышларында Болгар ислам академиясе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, КФУ, ТР Фәннәр академиясе, Россия ислам институты галимнәре һәм Чувашия Республикасы, Самара өлкәсе, Башкортостан мөфтиятләреннән килгән вәкилләр таныштыра дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.
Татар җәмгыятендә вакф үсеше, тарихы, бүгенге халәте нинди? Чит илләрдә вакф системасы ни рәвешле эшли? Вакфлар социаль хәерчелек белән көрәшүгә нинди өлеш кертә ала? Россия кысаларында вакф үсеше мөмкинме? Конференциядә әнә шушы сорауларга җавап эзләячәкләр. Фәнни җыен “Вакфның гомуми нигезләре һәм кагыйдәләре” һәм “Вакф үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе” дигән ике секциядә оештырыла.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)