“Хәбиби” брендын “Ачык дистрибьютор компаниясе” ҖЧШ һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының балалар өчен “Шатлык” сөт кухнясы тәкъдим итә. Ике предприятие дә шәригать кануннарына туры килә торган ризык әзерли, “Хәләл” таныклыгы бар.
“Ачык дистрибьютор компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - Россия базарына беренчеләрдән булып балалар өчен хәләл ризык керткән компания. 2003 елда ул Европадан һәм Мароккодан сөт һәм изелгән катнашмалар кертә башлый. 2016 елда компания Россиядә хәләл ризыкны үзе җитештерә башлый. Бүгенге көндә ул күбесенчә үзебезнең илдә җитештерелгән чималны файдаланырга тырыша.
Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының балалар өчен “Шатлык” сөт кухнясы хәләл ризыкларны 2015 елда әзерли башлый. Барлык ризыклар сыер сөтеннән генә әзерләнә. Моның өчен балаларның сәламәтлеге өчен файдалы булган оеткычлар һәм ачыткыч “тере” микроорганизмнар гына кулланыла, дип хәбәр итәләр “Хәләл” стандарты комитетыннан.
RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе Казанда 18-20 майда узачак. Әлеге чара ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте булышлыгы белән үткәрелә. Төп оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның “Хәләл” стандарты комитеты һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)