Бүген “Корстон” мәдәни күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә "Рухи Ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясе барышында суфи Әбү Бәкр Каландар Руминың “Каландар-намә" дигән китабы тәкъдим ителде.
Яңа гына нәшрияттан чыккан хезмәт белән "Әбү Бәкр Каландар Руминың “Каландар-намә ": илаһият белеме һәм тарихи аспектлары” дип аталган түгәрәк өстәл утырышында таныштылар. Анда Россия һәм чит төбәкләрдән килгән дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр катнашты.
Әбү Бәкр Каландар Руми китабы Россия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең кереш сүзе белән башлана. “Каландар-намә” Урта гасырның үзенчәлекле кулъязмаларыннан санала. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты әле аны берничә ел элек кенә эзләп тапты. Биредә Алтын Урда дәүләте чорында илаһият белеме хакында тулы мәгълүмат бар”,- ди Равил хәзрәт Гайнетдин.
Әлеге әсәрне басмага Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге әзерләде. Алтын Урда чорындагы дин белгече Әбү Бәкр Каландар Руминың әлеге данлыклы әсәрен фарсы теленнән русчага Исмәгыйль Гыйбадуллин һәм Миләүшә Шәмсемөхәммәтова тәрҗемә итте. Проектның авторлары - Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалимов белән Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов.
“Каландар-намә ” - фарсы әдәбиятының үзенчәлекле әсәре булып санала. Суфи Әбү Бәкр Каландар Руми тарафыннан XIV гасырда Кырымда язылган. Әлеге саллы хезмәтне проект авторлары Россия һәм чит ил дин белгечләренә таратырга исәпли. “Каландар-намә” китабы 500 нөсхәдә басылды. Тарих институты шулай ук "Каландар-намә” гә коментарийлар китапчыгы да әзерләде.
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире