Әбиләрне, бабайларны Өлкәннәр көне белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкәт" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм "Рубин" клубы футболчысы, фондның даими меценаты, хәйрияче Гекдениз Карадениз котлады. Хәйрия ашы да футболчы чыгарган зәкәткә оештырылды.
Камил хәзрәт, хәйрия ашы башланганчы журналистлар белән аралашканда, танылган кешеләрнең зәкәт чыгаруы үрнәк бер гамәл булуы турында әйтте. Аларның “Зәкәт” фонды аша мохтаҗларга, авыруларга булышуларын, корбан чалуларда катнашуларын билгеләп узды. “Аллаһ Гекдениз Караденизның зәкәтен кабуллардан кылсын. Өлкәннәргә тыныч тормышта, сау-сәламәт булып яшәргә язсын”, - дип, Коръән укып, дога кылды.
Мәгълүм булганча, быел мөфти хаҗга барган иде. Ул өлкәннәрне изге сәфәрдән алып кайткан шифалы зәм-зәм суы белән дә сыйлады. Шулай ук өлкәннәргә ТР МДН әзерләгән күчтәнәчләр өләшенде.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк