Олимпиадада катнашучыларны мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде һәм уңышлар теләде. “Бу олимпиаданы оештыру бик мөһим. Төрле уку йортлары шәкертләре үзара ярышсын, аралашсын, гыйлемнәрен чагыштырсын өчен кирәк ул. Киләсе елларда да шушындый олимпиадалар оештырырбыз дип уйлыйм. Кемнәр беләндер бәлки остаз буларак та очрашырга туры килер. Динебез өчен бергәләп эшләүне телим. Динебезгә кагылышлы дөрес гыйлем таратырга язсын!” - диде ул.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин Татарстан мөфтиенең махсус призын тапшырды. Әлеге бүләк Кырым мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәсе шәкерте Ридван Асановка бирелде. Ул мәдрәсә шәкертләре арасында “Ислам нигезләре” номинациясендә катнашты.
Олимпиада 4 номинация буенча язма тест биремнәре формасында уздырылды. Моннан тыш, гарәп теле бәйгесендә катнашучылар – гарәп телен ничек белүләрен, ислам дисциплиналары буенча бәйгедә катнашучылар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес итеп укып күрсәтергә тиешләр иде.
Олимпиадада Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкарии, Мордовия, Карачай-Черкесия, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән мөселман уку йортлары студентлары катнашты.
Олимпиадада алдынгы урыннарны алучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
“Ислам хокукы”:
1.Наҗибулои Эмом (Казан ислам университеты);
2.Омаров Мөслим (Дагыстан гуманитар институты);
3.Ибраһимов Магомед (Кунт Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты).
“Гарәп теле” номинациясе:
1.Исламов Харун (Кунт Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты);
2.Корбанов Мөхәммәтгали (Казан ислам университеты);
3.Сабуров Зурәбәк («Мөхәммәдия»).
“Ислам дисциплиналары ” номинациясе:
1.Сәфәров Исломудин (Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам колледжы);
2.Пятаев Салават (Әлмәтнең Р.Фәхреддин исемендәге ислам мәдрәсәсе);
3.Сайпудинов Магомед (Шәех Мөхәммәд-Ариф исемендәге Дагыстан ислам университеты карамагындагы мәдрәсә).
“Дин нигезләре” номинациясе:
1.Ахаев Ризван (Кунт Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты);
2.Гадиев Насретдин (Ингушетиянең Хәмәтхан хаҗи Барзиев исемендәге ислам университеты);
3.Таһиров Рамазан (Дагыстан гуманитар институты).
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)