Казан шәһәренең “Иман нуры” мәчете Совет районы мөхтәсибәте һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә “Киномәүлид – 2017” чарасын оештыра. Ул 6 декабрь көнне кичке сәгать җидедә “Казан Ривьерасы”нда “Эрмитаж” концертлар залында узачак. Керү – чакыру билетлары буенча. Әлеге чарада 700 кеше катнаша ала.
“Киномәүлид”нең бер өлеше балаларның Коръән аятьләре укуына багышлана. Алар – “Иман нуры” һәм Казан мәчетләрендә ел дәвамында Коръән өйрәнгән егетләр-кызлар. Шулай ук танылган хәзрәтләр үгет-нәсыйхәтләрен җиткерәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шәхесе, аның сыйфатлары, үз-үзен тотышы турында хәдисләр, кыйссалар сөйләнәчәк. Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова һәм башка башкаручылар мөнәҗәтләр башкарачак.
Концерт-театр номерлары белән бергә сәхнәдән интерактив рәвештә ике кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк. Фильмны төшерүдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашкан.
Программаны һәм фильмны әзерләүдә “BALMAY production” студиясе зур өлеш керткән. Әлеге фильм мөселман гаиләсе кыйммәтләренең әһәмиятен күрсәтә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ий, кешеләр, миннән башка бернинди пәйгамбәр дә килмәячәк, бернинди яңа дин дә булмаячак… Мин сезгә ике нәрсә: Коръән һәм минем үрнәгем – сөннәтне калдырам, шуларга иярсәгез, беркайчан да дөрес юлдан тайпылмассыз”, — дип әйтеп калдырган. Ислам дине кануннары буенча гаилә коручылар шушы сүзләрне үрнәк итеп алырга тиешләр. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)