Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә үткәрелгән әлеге чарага дин белгечләре, сәясәтчеләр, социологлар килгән иде.
Аерым алганда, Чечня республикасы мөфтие Салах Мәҗиев, Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеев һәм башкалар катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында бүгенге көндә Россиядәге дини вәзгыять хакында сөйләде.
"Динебез өйрәткәннәрне белгән кеше кешелек дөньясының дошманлык, күрәалмаучанлык халәтендә яшәвенә, бер-беребезне гаепләргә, санламаска бер сәбәп тә таба алмас. Без һәрвакыт үзебезнең үзенчәлекләрне саклаган, үстергән хәлдә бер-беребезгә якынаю юлларын эзләргә тиеш. Чөнки без барыбыз да бер тормыш җебенә тезелгән энҗе бөртекләре кебек", - диде Камил хәзрәт.
Шулай ук мөфти исламны аның асыл чыганаклары аша өйрәнергә һәм динебез хакында белемне гыйлем ияләреннән тупларга, азчылыкны тәшкил итүчеләрнең шикле дәгъватына иярмәскә чакырды.
Моннан тыш мөфти Камил хәзрәт конференциядә катнашучыларга, Санкт-Петербургта яшәүче дин кардәшләребезгә Татарстан мөселманнары сәламен җиткереп, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеевка татар шамаилен бүләк итте, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды