Кыргызстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән – Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан, Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан "Сөләйман” мәчетенә төрле милләт вәкилләре җыелды. Төрле яшьтәге сукыр кешеләрне бер мәсьәлә: иман яңартуга өмет берләштерә.
Ай буена әлеге курсларда белем алучылар ислам нигезләренә багышланган программа буенча белем алачак, Изге китапны Брайльчә укырга өйрәнәчәк.
Тернәкләндерү программасына шулай ук җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү, бармакларның сизгерлеген арттыру, сукырлар өчен шашка һәм шахматта уйнау керә. Болардан тыш, шәкертләрне күренекле ислам мәгърифәтчеләре белән кызыклы очрашулар көтә.
"Сөләйман” мәчетенең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова кичәге җыелышта барлык шәкертләргә дә дини белем алуда уңышлар һәм сабырлык, тырышлык теләделәр дип хәбәр итте мәчетнең матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк