Җыелышларда имамнар Рамазан-шәриф аена әзерләнү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, шәһәркүләм язгы җыештыру өмәсендә актив катнашуны оештыру мәсьәләләрен карыйлар.
Шулай итеп, Киров һәм Мәскәү районнары, бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы имамнарының мөхтәсибәт җыелышлары узды. Бишбалта һәм Нурислам мәчетләрендә узган чарада әлеге районнарның барлык имам-хатыйблары, ТР Президенты аппараты, шәһәр мэриясе вәкилләре катнашты. Мәскәү һәм Киров районнарында озак еллар имамлык хезмәтен алып барган мөхтәрәм, аксакал шәхесләргә мөхтәсибәт медальләре тапшырылды.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча, Рамазан аена әзерлек барышында беренче чиратта һәр мәчеттә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен даими күзәтү, көнкүреш техникалар, электрүткәргечләрнең төзеклеген тәэмин итү, янгын сүндергечләрне тикшертү йөкләтелде. Изге айга әзерлек булып шулай ук әйләнә-тирәне тәртипкә китерү, чистарту, җыештыру тора. Имамнар тарафыннан 28 нче апрельдә Казанда узачак гомумшәһәр өмәсендә актив катнашуны оештыру кирәклеге әйтелде. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)