Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Алишер Усманов Аллаһы Тәгалә юлындагы игелекле эшләре белән билгеле. “Россиянең 25 миллионлык мөселман өммәте сезгә ихластан рәхмәт әйтә. Без Аллаһы Тәгаләдән сезгә сәламәтлек һәм имин тормыш сорап дога кылабыз”, - диде Р.Гайнетдин.
Алишер Усманов, үз чиратында: «Эшчәнлегемә шундый олы бәя биргәнегез өчен, мин бик рәхмәтлемен. Күңелең тыныч булсын өчен, үз динеңне тотарга, дин кардәшләреңә якынрак булырга кирәк. Мин – мөселман һәм мөселман улы.
Якыннарың, дин кардәшләрең өчен игелек эшләү тормыш мәгънәсе булып тора. Кешеләргә яхшылык эшләргә тырышырга һәм моның өчен бернинди дә рәхмәт сүзе көтмәскә кирәк. Бүген мин аны мөфти кулыннан алдым. Россиянең мөселман өммәте һәрвакыт дәүләтебезнең бердәмлеген тәэмин итәчәк, православие белән тыныч яшәячәк. Барлык кешеләр дә – туганнар. Нинди дин тотуына карамастан, бөтен россиялеләр дә – бердәм халык”, - диде А.Усманов.
Билгеле булганча, Алишер Усманов Болгарда “Ак мәчет” һәм Болгар ислам академиясе төзелешенә акча бирде. 1909 елда төзелгән Чита Җәмигъ мәчетен төзекләндерүдә, Читаның “Байкал арты” мәдрәсәсен төзүдә һ.б. катнашты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)