Ишетмәүчеләргә шулай ук күз табиблары, ортопедлар, мануаль терапевтлар лекцияләр укыячак, психолог та киләчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең медицинасы турында да мәгълүматлар биреләчәк. Аларның көне кызыклы һәм файдалы үтәр дип планлаштырыла.
Шулай ук биредәге остазлар ишетмәүчеләргә һәм начар ишетүчеләргә ислам нигезләрен аңлатачак, гарәпчә язарга һәм укырга өйрәтәчәк. Курсларга йөрүчеләрнең яңа белем, күнекмәләрне үзләштерергә теләге зур.
Җомга көнне гадәттәгечә - лекция, җомга намазы, ә намаз алдыннан кыска гына вәгазь. Билгеле булганча, берничә ай дәвамында Казанның начар ишетүчеләре һәм бөтенләй ишетмәүчеләр "Ярдәм" мәчетенә җомга вәгазе тыңларга килә. Тугыз ел сурдотәрҗемәче булып эшләүче Рәисә апа Сабирҗанова аларга ишарәләр белән вәгазьнең мәгънәсен аңлатып бара. Ахырдан бергәләп җомга намазы укыйлар.
Һәр җомгада вәгазьләр даими була. Һәркемгә ишек ачык. Имам вәгазьне татарча сөйли. Рәисә апа имам сөйләгәнне ишарәләр белән аңлатып бара.
Шулай итеп, начар ишетүчеләр белән эш яңартыла, бер системага салына. Җомга вәгазьләре белән чикләнмичә, алга таба алар өчен тернәкләндерү курслары да эшли башлады.
"Ярдәм" мәчете начар ишетүчеләр белән эшләүгә тәүге тапкыр алынмый. 2000 нче еллар башында ук "Сөләйман" мәчете нәкъ менә начар ишетүчеләр белән эшне бик актив алып бара, алар өчен лагерьлар оештырыла.
Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире