Яр Чаллыда корбан чалу җиденче ел инде Сидоровка бистәсендәге махсус җиһазландырылган мәйданчыкта башкарыла. Ел саен әзерлек эшләре бик хасиятләп алып барыла.Быел да корбан чалу йоласын халык өчен уңайлы итеп башкару өчен тырышлык куела.
Бүгенге көндә мәйданчыкны халык өчен даими мал чалу урыны итү буенча эш алып барыла. Биредә намаз бүлмәсе, ветеринария хезмәте өчен аерым бүлмә, чалу, тунау урыны, суыткыч бүлмәсе төзелә. Мәйданчыкта киләчәктә эре мөгезле терлекне дә чалып булачак.
Шәһәрнең баш ветеринария табибы Илдар Нургали улы Ногманов хәбәр иткәнчә, мал һәр елны ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан мәйданчыкка тикшереп кенә кертелә. Түшкәләр, туналганнан соң, ветеринария тикшерүе уза.
Татарстан мөфтияте рәсми сайты мәгълүматлары буенча.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)