“Туфан” мәчетендә Яр Чаллы шәһәре Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы узды. Рәсми чараның Корбан гаете көннәренә туры килүе җыелышны Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның тәбрик сүзләре, Коръән аятьләре уку, ихлас дога кылу белән башлап җибәрергә мөмкинлек бирде.
Утырышта өч көн тәртибе тәкъдим ителеп, иң башта Аксакаллар шурасы әгъзаларына таныклык тапшырылды. Икенче көн тәртибе буенча исә Чаллының мәктәп һәм балалар бакчаларында хәләл туклануны булдыру мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге сорау нигезендә апрель аенда шәһәр башлыгы Наил Мәһдиевка хат юлланып, “ата-аналар ризалыгы булганда, моны эшләргә мөмкин” дигән уңай эчтәлектәге җавап та алынган инде. Шуңа бәйле рәвештә, аксакалларга мәктәп, балалар бакчаларына барып, җитәкчеләр һәм ата-аналар белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә дигән бурыч та йөкләнде. Хәләл ризык дигәндә, нәрсә күздә тотыла, сәламәтлек өчен файдасы нидән гыйбарәт – болар хакында дәлилле итеп аңлату кирәклеге дә әйтелде.
“Хәләл туклануның сәламәтлеккә файдалы икәнен табиблар да раслый. Хәләл ризык белән бергә балаларыбызның күңеленә иман, әхлак орлыклары да салына; ата-аналарга, беркемне мәҗбүриләмичә, менә шушы хакыйкатьне төшендерергә, хәләл белән хәрәмнең аермасын аңлатырга иде”, — диде Әлфәс хәзрәт үзенең кыска, әмма тирән мәгънәле чыгышында.
Өченче көн тәртибе төрле мәсьәләләрне карауны күздә тота иде. Аксакаллар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга төпле җавап алдылар. Утырышта шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин да катнашты.
Өйлә намазыннан соң Әлфәс хәзрәт кыскача вәгазь сөйләде. Равил хәзрәтнең күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аңа матур теләкләр, котлаулар ирештерелде. Чара соңында мәчеттә корбан ашы да уздырылды дип хәбәр итә http://islamtatar.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)