Һиндстанның Джайпур каласында 14-18 декабрь көннәрендә Сәнгать саммиты узачак. Халыкара проектта Татарстаннан яшь каллиграф Гөлназ Исмәгыйлова да катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә яшь хаттат, тәзхибче (алтын белән бизәүче) Гөлназ Исмәгыйлова хәбәр итте.
“Каллиграфия, хөсни хат - гүзәл язу дигәнне аңлата, - ди Гөлназ Исмәгыйлова. – Аллаһ та матурлыкны ярата. Сәнгатьнең бу төрен яратмый мөмкин түгел. Әлеге сәнгать әсәрләрен күргәч тә гашыйк буласың. Иҗатчы буларак та эшлисе генә килеп тора. Мин шактый гына күргәзмәләрдә катнаштым. Шәхсән үземне төрле темалар кызыксындыра. Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов кебек данлыклы каллиграфчылардан үрнәк алып эш итәм. Һиндстанга 12 декабрьдә кузгалырга исәп тотам. Мин анда 23 декабрьгә кадәр булачакмын, чөнки программада башка чаралар, экскурсияләр дә каралган. Саммитта 50 дән артык ил катнашачак. 700дән артык эш тәкъдим ителәчәк. Шулар арасында татар вәкиле булып катнашуыма чиксез шатмын. Күргәзмә вакытында осталык дәресләре дә булачак. Мин үзем дә осталык дәресе уздырачакмын.Үзебез дә бер эшне шунда төгәлләп бүләк итеп калдырачакбыз. Эшләрнең кайберләренең кәгазен дә үзем ясадым. Ул муракка дип атала һәм ул сыйфаты ягыннан да аерылып тора. Бик нечкә ювелир эш. Барлык элементлар нечкәдән нечкә кылкалам белән ясала. Барысы да бер тында эшләнә”.
Гөлназ Исмәгыйлова исәбендә 30 дан артык күргәзмә исәпләнә. Шәхси кургәзмәләре Истанбулның Али Әмири әфәнде үзәгендә, Казанда узды. Алжирда, Кайсерида (Төркия), Калифорниянең Беркли һәм Окленд шәһәрләрендә, Мәскәүдә, Белоруссиянең Минск, Гомель, Ивье, Витебск шәһәрләрендә һ.б. халыкара күргәзмәләрдә катнашты.
Һиндстанга Гөлназ 15 хезмәтен алып барачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)