Ул РФ Дәүләт Думасында V Раштуа Парламент очрашулары кысаларында узган «Мәгариф системасында рухи-әхлакый тәрбия: торышы, проблемалар, перспективалар» темасына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында РФ Мәгариф һәм фән министрының “Мәктәптә хиҗапка урын юк” дигән белдерүенең җәмәгатьчелектә тәнкыйть утына тотылуын билгеләп үтте.
Дамир Мөхетдинов “мәктәптә хиҗапка урын юк” дигән сүзгә җавап итеп, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнарының дөньяви белем бирү критерийларын һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, дөньявилык һәм укучыларның һәм педагогларның шәхси һәм гаиләдәге дини карашлары өлкәсенә катышу арасындагы чикләрне билгеләүдәге позициясенең каршылыклы, эзлексез булуы турында әйтте.
... “Монда утыручыларның барысына да бик яхшы билгеледер: әмма шулай булса да, мин искә төшереп үтәм. Мәктәптә белем бирүнең дөньяви булуы турында фикер алышканда, еш кына Францияне өлге итеп куялар. Анда, хиҗап белән беррәттән, яһүдләрнең кипасы да, христианнарның муенга тага торган хачы да тыелган. Әмма без Россиядә барлык укучылардан һәм укытучылардан хачны салдыруны, директорлар, директор урынбасарлары һәм укытучылар бүлмәләреннән иконаларны алып куюны күз алдына китерә алмыйбыз. Шушы көннәрдә Казахстанда укучы кызның хачын салдырганнар – шаккатырлык хәл бит бу! Шулай ук кайбер субъектларда, мәсәлән, Төньяк Кавказ, әмер биреп, урта белем бирүче уку йортларында барлык укучыларны һәм педагогларны чишендерүне күз алдына китерү кыен. Без хакимият органнарын – түрәләрне, закон чыгаручыларны – бу мәсьәләләрнең бик четерекле икәнлеген аңларга һәм мөмкин кадәр зирәк булырга чакырабыз”, - диде Дамир Мөхетдинов. Бу хакта islamdumspb.ru сайты хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)