Р.Силантьев хәбәр иткәнчә, бу хезмәт бүгенге көндә Россиядә Ислам белән кызыксынучы кешенең өстәл китабы булырлык. Анда нәкъ менә бездә хәзерге вакытта исламда нәрсә баруы турында мәгълүмат бирелә.
Авторлар әлеге тикшеренү Россиядә яшәүчеләргә мөселманнарның кемнәр икәнлеген аңларга, традицион исламны экстремистларның карашларыннан аерырга ярдәм итәр дип саный.
Р.Силантьев әлеге китапны язарга православлар дөньясында ислам турында ышанычлы мәгълүмат булмау этәрде, дип аңлата. Моңарчы чыккан басмалар әлеге диннең күптөрлелеген исәпкә алмый, мәгълүматларны гына гомумиләштереп бирә, дип саный автор. Әлеге китап 3 мең данәдә бастырылган һәм сатуга чыгарылган, дип хәбәр итә obltv.ru.
"Ислам. Православ миссионерлар өчен әсбап" дигән китапта дин тәгълиматы да, Россия халыкларының хәзерге мөселман мәдәнияте, динара диалог һәм мөселманнар һәм христианнар арасындагы диспутларның үзенчәлекләре, Россиядәге аеруча куркыныч саналган секталарны тану алымнары кебек темалар яктыртылган.
Укучылар шулай ук Россиядәге барлык үзәкләштерелгән мөселман оешмалары турында мәгълүмат һәм мөселманнарның 100 лидеры биографиясе, динне яңа кабул иткән мөселманнарның төп сыйфатлары белән таныша алачак, дип хәбәр итә kushva.midural.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде