Тикшерүчеләр лампаның ике төре – энергияне янга калдыручы һәм гадәтиләренең кеше тиресе күзәнәкләренә тәэсирен тикшереп, чагыштырып карадылар. Моның өчен эксперимент үткәрелеп, тере күзәнәкләргә электр нуры җибәрелде. Шунысын билгеләп узу мәслихәт: экспериментта тере кешеләр катнашмады. Биредә энергияне янга калдыручы лампалардан төшкән нурларның тирегә зарары зур икәнлеге ачыкланды. Шул ук вакытта гадәти лампаның тере күзәнәкләргә бернинди дә зыяны юк икәнлеге мәгълүм булды.
Стоуни-Брук университеты дерматологы Марсия Саймон энергияне янга калдыручы лампадан төшкән нурлар хәтта яман шеш китереп чыгарырга мөмкин дип исәпли. Бу фәнни тикшеренү басылганнан соң, аңа энергияне янга калдыручы лампаларны җитештерүчеләр лампа зыянсыз дип, үз фикерен белдерде инде. Лампаны җитештерүчеләр белдерүенчә, аннан чыккан ультрашәмәхә нурлар дәрәҗәсе кеше тәне өчен зарарсыз.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов: Татар рухы — бөтен илгә үрнәк
Аллаһы Тәгалә әйткән
Хатын-кыз матурлыгы