ТР мөселманнары Диния нәзарәте 1 июльдән хаҗ кылырга теләүчеләр өчен әзерлек дәресләрен башлап җибәрә. Дәресләр атнаның һәр шимбәсендә - Казанның «Әниләр» мәчетендә, якшәмбе көннәрендә «Галиев» мәчетендә узачак. Хаҗ кылырга баручылар өчен әзерлек дәресләре өйлә намазыннан соң башланачак һәм 1 августка кадәр бер ай дәвамында барачак.
Дәресләрдә хаҗның әһәмияте һәм төрләре, хаҗ һәм гомрә кылуның фарыз һәм вәҗибләре турында сөйләячәкләр. Сүз ихрам (ир-атлар өчен махсус кием), тәлбия, тәваф, сәгый, вәкфа хакында да барачак. Булачак хаҗиларга хаҗның ничек үтелүе, хаҗ гамәленә ният кылу, нәфел намазын уку турындагы үзенчәлекләр турында да белешмәләр биреләчәк дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)