Тиздән Чистай мөхтәсибәтендә Татарстан мөфтиятенә караган “Хәләл стандарты” комитеты бүлеге эшли башлаячак. Хәзерге вакытта оештыру эшләре бара.
Чистай шәһәре зур булмаса да, биредә “хәләл” төшенчәсен кулланып эшли торган бик күп туклану урыннары, кибетләр, кафелар бар. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, һәрбер оешма да хәләл ризык ашатуны тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп оештыра алмый. Чөнки “хәләл” төшенчәсе ит ризыкларына карата гына кулланылмый, ризыкка азык өстәмәләре, буяулар һ.б. химик катнашмалар, спирт кушылу-кушылмауны да тикшереп торырга кирәк.
Чистай мөхтәсибәте шәһәр мөселманнарының нәрсә ашап көн итүе өчен үзендә җаваплылык тоя. Шуңа күрә шәһәрдә “Хәләл стандарты” комитеты бүлеген булдыру күздә тотыла. Ул нәкъ менә барлык “хәләл кибет”ләрне ныклап тикшерү җаваплылыгын үз өстенә алачак. Әлеге юнәлешнең җитәкчесе Тимур Матвеев булыр дип көтелә.
"Хәләл стандарты" комитетының бүлекләре Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара кебек шәһәрләрдә уңышлы эшләп килә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)