Җыелышта аксакаллар советы рәисе Фәрит Мөҗип улы Галимов, мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин, Чистай музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин, туган якны өйрәнүче Георгий Лыков катнашты.
Тикшерүгә чыгарылган төп темаларның берсе булып Чистай мөселман зиратындагы борынгы кабер ташларын өйрәнү, тикшерү һәм саклау мәсьәләсе булды.
Бу сорау буенча җаваплы итеп Малик абый сайланды. Ул ике ай дәвамында бу кабер ташлары буенча мәгълүмат җыячак, туган якны өйрәнүче Лыков белән аралашачак. Шуннан соң гына яз көне төзекләндерү эшләре башланачак.
Җыелышта шулай ук Иске Роман, Җүкәтаудагы зиратларны төзекләндерү мәсьәләсе дә каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплы затлар билгеләнде, эш планы төзелде, дип хәбәр иттеләр мөхтәсибәттән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)