Диплом тапшыру тантанасында мәдрәсәнең директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мәдрәсә директоры урынбасары Наил хәзрәт Яруллин, остазлар, чыгарылыш курс студентларының әти-әниләре катнашты.
Гадәттәгечә, чара Коръән аятьләрен укудан башланып китте һәм килүчеләрнең котлаулары, нәсихәтләре белән дәвам итте. "Гамәлсез гыйлем җимеш бирми торган агачка тиң, дигән акыл ияләре. Аллаһ Тәгалә барыгызга да җимешле агач булырга насыйп әйләсен. Безнең динебезгә һәм җәмгыятебезгә дә файдалы кешеләр булып җитешегез", - диде мөфти Камил хәзрәт.
Озак еллар дәвамында мәдрәсәдә хезмәт куйган директор урынбасары Наил хәзрәт Яруллин "Мөхәммәдия"нең чын мәгънәсендә халык мәдрәсәнә әверелүен билгеләп, шәкертләрне мәдрәсәне онытмаска чакырды. ""Мөхәммәдия" - ул бер гаилә кебек. Аның бусагасын бер тапкыр гына атлап кергән кеше дә аның әгъзасы булып тора. Киләчәктә дә гаиләбез үссен, бер-берегезнең кадерен белегез, мәдрәсәгә килеп торыгыз", - дип теләде Наил хәзрәт.
Үзенең нәсыйхәтләрен мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, әти-әниләр һәм остазлар җиткерде. Шәкертләр исә 5 ел дәвамында гыйлем биргән остазларына шигъри формада рәхмәт әйтте. Тантана диплом тапшыру һәм чыгарылыш студентлары әзерләгән видео белән дәвам итте. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)