Буада сәдака һәм зәкать акчаларына "Балалар мәдрәсәсе" төзелеше бара. Бу хакта Буа шәһәрендә узган россиякүләм фәнни-гамәли конференция вакытында билгеле булды.
"Балалар мәдрәсәсе" төзелеше халык ярдәмендә алып барыла.
Бүгенге көндә 2 млн 337 мең сум хәер акчасына булачак мәдрәсәнең цоколь һәм беренче каты төзелде. Шул бинаны якын арада түбә астына кертергә өметләнәбез", - диде Буа мәдрәсәсе директоры Рәшит хәзрәт Маликов Татар-информ" МА хәбәрчесенә.
Рәшит хәзрәт сүзләренчә, мәдрәсәгә яшелчә саклау урыны, гараж, котельная бинасы кирәк.
"Бу бинаның проекты инде ясалган. Ярдәмчеләр табылып, бу бина да төзелер дип, догалар кылабыз. Тагын бер зур хыялыбыз: мәдрәсәбезнең үз вакытында тартып алынган тарихи җирләрен сатып алып, кире кайтару. Шунда булачак аналар өчен "Кызлар мәдрәсәсе" төзү. Шулай ук заманча спортзал булдыру хыялы белән дә янабыз", - диде Рәшит Маликов.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире