Чараны авыл имамы Коръән сүрәләрен укып башлап җибәрде һәм мәҗлескә килгән балаларның дини шигырьләре, Пәйгамбәребезгә ﷺ багышланып әйтелгән салаватлары белән дәвам итте.
Кичә барышында мәчет каршындагы курсларга йөрүче шәкертләр Мигъраҗ төне турында сөйләде, әлеге вакыйгага багышланган аять һәм хәдисләр белән таныштырды. Авыл абыстае Гөлгенә Гыйләметдин кызы мәхәллә халкын мөнәҗәтләр укып сөендерде.
“Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин үзенең чыгышында Мигъраҗ кичәсенең фазыйләтләре турында бәян итте. Ошбу мәҗлесне үткәргән Баһаветдинова Дөлфидә ханымга һәм Илдус хәзрәт Әсәдуллинга Буа мөхтәсибәте исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде.
Җыелыш дога кылып тәмамланды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде