Билгеле булганча, Болгар ислам академиясе оештыруны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, аны төзү каралган график буенча югары темплар белән бара.
Академиянең беренче ташы 2016 елның 21 маенда салынган иде. Ун айдан соң гомуми төзү эшләре тулы күләмдә башкарылган. Хәзер биналарның эчке өлешен бизәү эшләре бара. Шулай ук эчке инженер челтәре монтажлана. Әйләнә-тирәне төзекләндерү буенча да әзерлек эшләре бара.
Киңәшмәдә Болгар ислам академиясе һәм Ак мәчет арасында җиләк-җимеш бакчасы булдырырга ниятләү турында хәбәр ителгән.
Болгар ислам академиясе комплексы белән танышканнан соң, Минтимер Шәймиев: «Безгә ошады. Проектчылар һәм төзүчеләр эшеннән канәгатьбез. Без быел уку елы башланганчы бинаны тапшырырга телибез. Шигебез юк: 1 сентябьргә тапшырачакбыз», - диде.
Киңәшмә «Кол Гали» кунакханәсе төзелеш мәйданында дәвам иткән. Әлеге объект XIV гасырның тарихи объекты Ак пулат үрнәгендә торгызыла. Төзелеш монда 2015 елның апреленнән бара. Ул, Болгар шәһәренең тарихи чикләреннән чыгып, Идел ярының көнчыгыш ягында бара.
Подряд оешма җитәкчесе – “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов бүгенге көндә монолит каркас һәм кунакханә түбәсе куелган дип белдерде. Шулай ук диварлар һәм бүлмәне бүлүче эшләнмәләр кирпеч белән тышланган, тәрәзә һәм витраж корылмалар монтажланган, монда алып килүче юл салынган. Хәзер комплексның барча биналарында эчке инженер челтәрен үткәрү эше бара.
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)