29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан зур чара – Мәүлид бәйрәме оештырыла.
18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае керде. Рабигуль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Әлеге ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.
Борынгы Болгар шәһәрендә быел ТР мөселманнарының Диния нәзарәте бишенче тапкыр Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм уздыра.
Мәүлид чарасы Болгар ислам академиясенең атриумында кичке сәгать 4 туларга 20 минутта (15.40) башланачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннәрнең сәламләү сүзләрен җиткерүе көтелә. Халкыбызның күренекле мөнәҗәтчеләре Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев татар телендә, “Нәшидел Ислам” төркеме гарәп телендә чыгыш ясаячак. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсе укылачак. Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәк. Чараны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылып тәмамлый.
Республикабызның күренекле дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында уза торган Мәүлидтә Татарстан хөкүмәте, төрле ведомство вәкилләре дә катнашачак дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)