Рәхмәт яугыры, моңарчы берәүне дә кабатламаган үзгә чишелеш тапкан. Күңелләрне сихәтләндергән-очрашуга әйләнде дә куйды 8 октябрьның кояшлы, җылы көнендә Питрәч якларына ашыгуыбыз.
Аллаһны олылап тәкъбир әйткәннән соң, вәгазь кичәсен Россия ислам институты мөгаллиме Радик хәзрәт Забиров башлады. Кукмара төбәге мөхтәсибе Радик хәзрәт Тимергалиев, Питрәч районының Шаһгали (Шигали) авылы имамы Таһир хәзрәт Сафиуллиннарның да кунакларга ирештерер гыйлем-вәгазьләре үтемле булды. Белмим, моңарчы биредә бер үк вакытта 6-7 имамның тирән гамьле вәгазьләр сөйләгәне, шулар микрофон аша бөтен авылга яңгыраганы булгандырмы юкмы. Әмма бу көнне без моңа шаһит булдык. Соңгы вакытта арабыздан 35-40 яшенә якынлашкан яңа буын хәзерлекле һәм халыкка әйтер сүзе булган имамнар үсеп чыгуына шатландык, чыгыш-нәсихәтләрен тыңлап кинәндек. Кыскасы, республика күләмендәге җылы очрашу, мөхтәсибләрне, имамнарны уртак эштә – дин-исламыбызны алып бару, таратуда үзара якынайта торган чара дәрәҗәсендә үтте ул.
-Гыйлем ачкычы – мәчетләрдә. Бу бигрәк тә авыл җирләренә кагыла. Гыйлем тарату, инсаннарны Аллаһы Тәгаләгә якынайту юлында имамнарыбызның тырышлыгы бәяләп бетергесез. Вәгыйзь хәзрәт мисалы моңа дәлил, - диде якташы уздырган мәҗлес тәэсирләре белән уртаклашып, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.
Җыелган кунаклар җәмәгать булып өйлә намазы укыганнан соң, очрашуның икенче өлеше Корбан ашы мәҗлесендә дәвам итте. Коръән укыганнан соң, Татарстаныбызда мөстәкыйль мөфтият оештыруның юл башында торган, бик күп башлангычларга кыю юл ярган беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллинга олы хөрмәт белән сүз бирелде. Шуннан соң юбилярга Питрәч районы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Әнвәр Али улы, Спас, Алексеевск, Арча, Саба, Мамадыш районнары мөхтәсибләре ихлас теләкләрен ирештерделәр. Сүз тәмен, мондый кадерле кичәләрне алып бару хәсиятен яхшы белгән якташы, сүз остасы Илдар Кыямов исә, ике яктан да укымышлы, иманлы нәсел улы Вәгыйзь хәзрәт Гатинның нәсел шәҗәрәсен барлый барлый, юбилярның 60 еллык гомер йомгагын ипле генә сүтеп, аның дин-исламыбыз юлындагы тырышлыклары, милләтпәрвар, әйдаман булуы белән таныштырды.
Вәсилә Рәхимова.
Казан-Питрәч.
Фотосурәттә Питрәч районының Осиново бистәсе имамы Вәгыйзь хәзрәт Гатин.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде