2018 елның 15 июлендә Балтач районының Бөрбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе уздырылачак. Әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр бик күп кунаклар, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашында Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Мөселман балалар Сабан туе Балтач районы Бөрбаш авылында иртәнге сәгать унда башлана.
Сабантуйда шулай ук Ульяновск, Самара, Киров өлкәсе, Марий Эл, Чувашия Республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар. Өйлә вакыты җиткәч, җәмәгать белән намаз укыла.
Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барачак.
Моннан 11 ел элек нигез салынып, мөселман балалар Сабантуе буларак оештырылып килсә дә, Бөрбаш Сабан туе чып-чын күркәм Гаилә бәйрәме инде ул. Өлкәннәр дә, балалар да бу бәйрәмне зарыгып көтеп торалар, әзерләнәләр. Сабан туй көнне бөтен гаиләләре белән мәйданга чыгалар, уеннарда катнашалар (ред.).
Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар, төрледән-төрле 17 ярыш оештыру көтелә. Моннан тыш 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә көрәш бәйгесе булачак. Абсолют батырга - скутер, башка җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)