Ул район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Балтач районы мәгариф идарәсе башлыгы Алия Зәкиева җитәкчелегендә узды. Әлеге киңәшмәдә 2016-2017 уку елында педагогларның яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә алып барган эшчәнлегенә анализ-нәтиҗә ясалды. Киләсе уку елына максат-гамәлләр планы төзелде, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
Балтач җирлегендә мәктәпләрдә әхлак дәресләре 20 елдан артык укытылып килә. Монда, һичшиксез, гомере буе Балтач районында гомер иткән мөхтәрәм Җәлил хәзрәтнең роле бик зур. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Җәлил хәзрәтнең шушы җирлектә мөселман өммәте үсеше өчен алып барган хезмәтләре турында сөйләшкәндә, Рамил әфәнде: “Без бу эшкә мөмкин булганча ярдәм итәргә, күтәрергә һәм камилләштерергә тырышабыз”, - диде.
Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)