Укытучыларның зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә тора. Күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзәгендә фидакарь, киң күңелле, сабыр, үз эшенең остасы булган мөгаллим, мөгаллимәләр хезмәт куя. Алар көн яктысын күрүдән мәхрүм булганнар өчен Ислам дөньясына юл ача, күпләр өчен Ислам буенча яшәү тормыш мәгънәсенә әйләнә. Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәте һәм остазлар ярдәме белән дин кардәшләребез алдагы көнгә өмет белән карый, аягында нык басып тора башлый. Остазлар аларны дин юлында тагын да зуррак уңышларга рухландыра.
Тәүге тапкыр хәреф таныткан, изге Коръән китабын укырга өйрәткән укытучыларыбызга мең рәхмәтле без. Ислам дигән саф сулы, колач җитмәс дәрьяның нигъмәтләрен безгә җиткерә алулары белән көчле алар.
“Ярдәм” мәчетендә хезмәт куючы мөгаллим, мөгаллимәләргә дә яшь буынга белем, тәрбия бирү эшендә уңышлар телибез.
Аллаһы Тәгалә башкарган эшләребезне кабул итеп, әҗерләрен насыйп итсен. Гаилә, ике дөнья бәхетен, сәламәтлекне барчабызга насыйп әйләсен! Әмин.
Хөрмәт белән, “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы.
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде