Бүген Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчетендә Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте җыелышы, Корбан ашы узды. Илдар хәзрәт Баязитов җитәкләгән бу мөхтәсибәт 12 мәчетне туплап тора. Ике районда яшәүчеләр саны 250 мең кешегә җитә.
Җыелыш барышында Корбан гаете чараларына йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде, бергәләшеп киңәшләшеп, дус тату булып эшләү зарурлыгы турында әйтелде. “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов халык белән ныграк эшләү кирәклеген билгеләп үтте: “Без барыбыз да тынычлык өчен җаваплы. Мәчетләребездә нинди халык җыелуы, ничек намаз укуы турында без белеп торырга тиеш. Тәртип булсын дип, халык белән ныграк эшләргә кирәк”, - дип билгеләп үтте.
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте белгече Артур Фарисов, җыелышта катнашучы имам-хатыйбларның хезмәтен бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Менә бөтен эшләрне бергә алып баргач, эшләр уң була. Бер-беребезне тыңлап, ярдәм итеп, бер-беребезгә таянып, бергә эшләргә язсын”, - диде ул.
Еллар дәвамында бергәләшеп эшләү үз нәтиҗәләрен биргән: Корбан гаете бик матур узган, тәртип бозулар булмаган.
Зөлхиҗҗә ае шулай ук мөхтәсибәт тормышында “Рәҗәп” мәчете имам-хатыйбы Миңнулла Арслановның бакыйлыкка күчүе белән истә калыр. Хәзер бу мәчеттә имам-хатыйб вазыйфаларын 62 яшьлек Минәүхәт Сәгыйров башкара. Ул Миңнулла хәзрәтнең уң кулы булган кеше. Бүгенге җыелышта Минәүхәт хәзрәтнең кандидатурасы имам-хатыйблыкка тәкъдим ителде. 10 октябрьдә Миңнулла хәзрәтнең кырыгын укытырга җыеналар. Бу көнне Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте имам-хатыйблары Минәүхәт хәзрәт чакыруы белән “Рәҗәп” мәчетенә җыелачак, Миңнулла хәзрәтнең рухына дога кылачак.
Имам-хатыйблар киләчәктә барлык чараларны бергәләп үткәрергә карар кылдылар. Моннан соң мөхтәсибәт җыелышлары районның башка мәчетләрендә дә узачак. Бу башка мәчетләр белән танышу, хәл итәсе мәсьәләләр булса, җирле хакимият вәкилләре белән уртага салып сөйләшү өчен файдалы булачак.
Бүгенге җыелыш вакытында шулай ук интернет, ватсап аша мәгълүмат алмашу, мәчетләр уставына үзгәрешләр кертү, мөхтәсибәттә булган вакыйгаларны сайтларда яктыртып бару, бер-береңә булышып эшләүнең никадәр нәтиҗәле булуы да билгеләп үтелде.
Римма Гатина.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)