Марат Кабаевның биредә беренче мәртәбә генә булуы түгел. Шулай булуга карамастан, аның "Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәгенә карата кызыксынуы кимеми. Казанга үз эшләре белән килгән М.Кабаевның юлы монысында да "Ярдәм"гә төште.
Ул ике атналык курсларга килгән ДЦП диагнозы куелган, арбада һәм култык таяклары белән йөрүчеләрнең дәресләрендә булды. Аларга тәкъдим ителгән уеннарны уйнап карады, чын күңелдән аралашты. Курсларга килүчеләрнең бу гади генә очрашудан да ниндидер бер җылылык тоюлары күренеп тора иде.
"Аллаһы Тәгалә сезнең һәр адымыгызны хупласын, саекмас гаилә бәхете бирсен. Игелекле, изге эшләрне күбрәк эшләргә насыйп булсын. Һәм һәрвакыт шулай шат булыгыз, елмаеп торыгыз. Мин сезнең кәефегез яхшы икәнлекне күрәм", - диде Марат Кабаев курсларга килүчеләр белән саубуллашканда.
Аннары Марат Кабаевка Брайль системасы буенча язылган Коръәнне, курсларга килүчеләр ясаган матур-матур әйберләрне күрсәттеләр. Ахырдан истәлеккә фотосурәткә төштеләр.
Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)