Килешүне ассоциациянең башкарма директоры Марсель Сабиров һәм фонд президенты Илһам Исмәгыйлев имзалады.
Марсель Сабиров сүзләренчә, Исламда игелекле гамәлләрне иң беренче итеп якыннарыңа – әти-әниеңә, туганнарыңа, аннан соң үзебез яшәгән җәмгыятькә җиткерергә кирәк.
“Безнең өчен Ватан – ул Казан. Шуңа күрә беренче эш итеп Казандагы проектларга ярдәм итәргә кирәк. Әлбәттә, иң кызыклы проектлар – “Ярдәм” мәчетендә. “Ярдәм” мәчете турында да, Илдар хәзрәт (Илдар Баязитов – мәчетнең имам-хатыйбы) барлык кеше дә белә. “Ярдәм” белән Россия мөселманнары эшкуарлар ассоциациясе дә эшләмәсә, тагын кем эшләргә тиеш? Хәзер без социаль проектлар буенча тыгызрак эшли башлыйбыз” – диде Марсель Сабиров.
Илһам Исмәгыйлев исә: “Без Аллаһы Тәгаләдән җәмгыятькә игелекле эшләр эшләүне һәм кешеләргә мөмкин кадәр файда китерүне насыйп итсен иде дип сорыйбыз. Бүген имзаланган килешү бөтен мөселман өммәте, Казан һәм республика хакына башкарыла торган уртак зур эшләрнең башлангычы булып тора”, - дип белдерде.
"Ярдәм ТВ" ярдәмендә Римма Гатина.
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре
Батырга көрәш: хәрәмләшмәгез!
Ой-йой. Тәмугъ!