Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай район хакимияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Азнакай районы мөхтәсибәте, Шакировлар гаиләсе оештырды.
Конкурс, бертуган Шакировлар инициативасы белән, әтиләре - милли көрәш буенча спорт остасы Әсләм Шакировка багышлап уздырылды. Әсләм Шакиров дистә еллар дәвамында район үсешенә зур өлеш керткән, зур хөрмәткә ия булган шәхес.
Алдан бәйгедә катнашучыларның барысы да татар һәм республика мөхтәсибәтләрендә яшәүчеләр булырга тиеш дип хәбәр ителгән иде. Шул рәвешле безнең яшьләребезне Коръәнне өйрәнүгә җәлеп итәргә теләү зур.
Бәйгедә Татарстанның 19 мөхтәсибәтеннән - Азнакай, Әгерҗе, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Казан, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Сарман, Чистай, Ютазы районнарыннан шәкертләр катнашты. Алар арасында иң яше 9 яшьлек ир бала иде.
Шулай итеп, бәйгедә беренче урынны Әлмәттән - Нияз Минсабиров, Түбән Камадан Эрнест Нәфыйков һәм Зәйдән Рамазан Идрисов яулады. Икенче урында - Әгерҗедән - Мөхәммәтгали Корбанов, өченчедә - Казаннан Инсаф Вәлиев.
Беренче урынны алган шәкертләр 2017 елда олы хаҗга барачак. Икенче урын яулаучы шәкерт кече хаҗга бу елның мартында китәчәк. Ә өченче урынга чыккан шәкерт Азнакай районы башлыгы бүләгенә - ноутбукка лаек булды.
Жюрида Коръән-хафизлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге вәкилләре булды. Кунаклар арасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мәртәбәле кунаклар булды, дип хәбәр итәләр Азнакай мөхтәсибәтеннән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)