Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең су астында йөзү фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдиновка тапшырылган, аннары Мәккәгә сәфәргә бирелгән Коръән Казанга әйләнеп кайтты. 20 сентябрьдә Кәламе шәриф "Казан Кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеена тантаналы рәвештә тапшырылачак. Хаҗ вакытында Коръән Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә - бар мөселманнар өчен дә кадерле булган Мәсҗид әл-Хәрәм һәм Мәсҗид әл-Нәбәвидә булды.
Изге урыннарга хаҗ кылу Коръән өчен сәфәрнең дәвамы булды. Нәкъ менә шушы китап 2014 елда су астында йөзү отряды әгъзалары белән бергә Антарктидада Россиянең "Беллинсгаузен" поляр станциясендә иде. Шул вакыттан анда Көньяк Полюста булган беренче һәм бердәнбер изге мөселман китабы статусы саклана.
"Коръән ул - иң күп укыла торган китап һәм аны уку туктарга да тиеш түгел. Нәкъ менә шушы Коръәннең сәфәрдә йөрүе - ул Аллаһының рәхмәте, һәм әлеге Коръән үзенең йөрешен алга таба да дәвам итсен", - дип аңлатма бирде Рөстәм Гыйльметдинов.
Әлеге басманың тарихи үзенчәлеге тагын шунда ки, ул беренче басылган "Казан басмасы"ның репринт күчермәсе. Су астында йөзү отряды әгъзаларының планында - изге китапның сәфәрдә йөрү тарихын дәвам итеп, тагын да мөһимрәк экспедицияләргә алып йөрү.
20 сентябрьдә узачак чарада Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең су астында йөзү фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашачак дип хәбәр итә нәзарәтнең рәсми сайты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире