- Без дини бәйрәмнәрне төрекләр белән бергә котлыйбыз. Мәсәлән, Рамазан ае буена төрекләрнең мәдәният үзәгенә авыз ачарга йөрдек. Балаларга да бик күңелле булды. Үзеңне зур гаиләдәге кебек хис итәсең. Балаларга Рамазан, ураза буенча төрле мәгълүматлар бирелде. Рамазан белән бәйле уеннар, ярышлар өйрәтелде. Зуррак балалар олылар белән тәравих намазларында катнашты. Кыскасы, алар Рамазанның бөтен рәхәтлеген тойды
Балаларыбызга ураза айларын яраттырыр өчен, бүтән ата-аналар белән хәтта махсус менюларга кадәр әзерләдек.
Өйдә булганда да балаларга ураза турында аңлаттык. Нигә ураза тотабыз, уразаның безгә нинди файдасы бар, социаль яктан нинди файдасы бар дигән сорауларга җавап эзләдек. Балалар акыллы. Бөтенесен дә шунда ук аңлап, сеңдереп ала. Барысы да бәйрәмне бик көтеп алдылар.
Алар бәйрәмдә сюрприз бүләкләр, котлаулар булачагын белде. Гаилә белән бәйрәмгә әзерләндек. Берничә көн алдан матур бәйрәм күлмәкләрен, баланың бәйрәм өчен сорап алган бүләкләрен әзерләп куйдык.
Гает көнне, йокылар туймаган булса да, әзерләнеп, төрек үзәгенә бәйрәм намазына йөгердек. Бөтен кеше белән бәйрәмләшү булды. Намаздан соң паркка бәйрәм пикнигына бардык. Барыбыз да булдыра алганча ризыклар алып килдек. Төрле-төрле пироглар, десертлар, салатлар, сырлар белән табыннар тулды. Пикникта 200 ләп кеше катнашты. Гаетның беренче иртәнге ашы да дуслар белән бергә булды. Балалар өчен уеннар, ярышлар оештырылды, батутлар куелды. Төрекләр бәйрәмнәрдә балаларны бик каты сөендерергә тырышалар. Бүләк кенә түгел, символик акча да бирәләр.
Икенчедән, Ураза аен без, төрекләр белән генә түгел, үз милләттәшләребез белән дә уздырырга тырыштык. Ураза ае буена Флоридада яшәүче татарлар белән авыз ачу-ифтар мәҗлесләренә җыелыштык. Догалар укыдык, әрвахларыбызга Коръән укып багышладык. Үзебез һәм балаларыбыз өчен дә догалар кылдык.
Беркөнне ифтар - авыз ачу өчен Гөлүсә апада жыелыштык. Ураза аенда бер-беребезне догаларда калдырмыйча, истә тотып тордык.
Флоридада татар балалары күп түгел. Шуңа күрә татарлар белән бәйрәмне балалар өчен ясап булмый. Төрекләр ул яктан татарларга караганда күбрәк. Әлбәттә, күпбалалы жирдә күңеллерәк була.
Бер сүз белән әйткәндә, АКШда яшәсәк тә, дини, милли бәйрәмнәребезне жанлы оештырырга тырышабыз. Татарлар белән дә, төрекләр белән дә милли, дини үзенчәлекләребезне саклыйбыз. Балаларыбыз да безнең мөселман, татар булуыбызны онытмыйча белеп тора. Минемчә, бу кешенең үз тамырларын онытмас өчен бик мөһим фактор.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)