Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү курсы барышында зур күләмле белем алу программасы каралган.
Бер ай дәвамында күрмәүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш фикһ, гакыйдә, сира буенча да дәресләр булачак. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын файдаланып оештырыла. Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сизгерлеген арттыру буенча махсус дәресләр уздыру күздә тотыла.
Дәресләрнең бер өлеше күрмәүчеләргә электрон почта, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәтү өчен, махсус программа белән тәэмин ителгән заманча компьютер классларында алып барылачак.
Тернәкләндерү курслары барышында шулай ук төрле темаларга очрашулар оештыру, театрларга бару, дини тематикага багышланган конкурслар, викториналар үткәрү дә ниятләнә.





Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)