"Соңгы вакытта бездә мәдәни мирас объектлары белән бәйле мәсьәлә үзенә бер аерым яңгыраш алды. Бу, беренче чиратта, ТР Президентының 2012 елны ТРның тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итүе белән бәйле”, - дип хәбәр итте ул. - Казанда 2013 елда Универсиада уздыруга әзерлек тә мәдәни мирас объектларын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча эшнең активлашуына китерде”.
Билгеле булганча, агымдагы елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның йөкләмәсе буенча парламент депутатлары да бу эшкә кушылды: 13 депутат Казандагы 14 мәдәни мирас объектын үз күзәтчелегенә алды. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әлеге проблема буенча ике утырыш уздырды.
2012 елның 1 гыйнварена алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда дәүләт саклавында 1513 мәдәни мирас объекты бар. Аның 140тан артыгы – федераль, 155е – республика, 312се муниципаль әһәмияттә.
Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәлә гадәти түгел, ул тулы бер комплекс чараларны гамәлгә ашыруны таләп итә.
Чыганак: "Татар-информ"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды
Әтнә балалары гарәп телен өйрәнә башлый