Бүген Казанның Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышы булды. Аны Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Көнүзәк мәсьәләләр арасында якынлашып килүче Корбан гаетенә кагылышлылары иде.
Аерым алганда, Татарстан казыйлары нисаб күләмен билгеләде. Быел нисаб күләме көмеш белән 20 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 20 мең сум акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиеш була. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. Корбан чалу кояш баеганчы тәмамланырга тиеш.
Җыелыш барышында казыйлар халыктан килеп ирешкән һәм корбанга, гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сорауларын карады, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.
Корбан чалдырырга теләүчеләргә заявкалар бирү өчен мәчетләр исемлеге.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)