160 тан артык илдән килгән мөселманнар, Согуд Гәрабстанында - Мәккәдә барлык тиешле йолаларны үтәгәннән соң, дүшәмбе көнне туган якларына кайта башлады. Быел хаҗ гадәттән тыш хәлләрсез узды. Бу Согуд Гәрабстаны хакимияте өчен горурлык. Димәк, аларның ике миллион кеше белән идарә итү буенча планы үз нәтиҗәсен күрсәткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Хаҗның куркынычсызлык хезмәте башлыгы Халид әл-Харби белдерүенчә, 2017 елның хаҗы вакытында этеш-төртеш очрагы теркәлмәгән. "Тәүлек буе 500 камера күзәтеп тора, алар мониторинг үзәгенә шунда ук сигнал җибәрә", — дигән ул җирле массакүләм мәгълүмат чараларына.
Мондый саклык чарасы 2015 һәм 1990 елларда килеп чыккан фаҗиганең кабатлануын китереп чыгармас өчен эшләнә. Ул вакытта этеш-төртештә 800 (рәсми булмаганы - 2,2 меңнән артык кеше) һәм 1,4 меңнән артык кеше үлгән иде.
Җирле хакимият: "Шимбә көнне хаҗ гадәттән тыш хәлләрсез узды", - дип белдергән. Хроник авырулардан бик олы яшьтәге хаҗиларның үлү очраклары гына теркәлгән.
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире