Нобель премиясе пресс-релизы болай дип хәбәр итә:
“Осуми ачышлары күзәнәк үз эчендәгесен эшкәртеп бетерә дигән яңа парадигмага китерде. Аның ачышлары ач торуга җайлашу һәм инфекциягә реакция бирү кебек күп физиологик процесслар өчен аутофагиянең фундаменталь яктан мөһимлеген аңлауга юл ачты.Аутофагия аркасында күзәнәк үзенә эләккән инфекциядән һәм җыелган токсиннардан чистарына.
Аутофагия организм стресс кичергәндә көчлерәк эшли башлый. Мәсәлән, ач торганда. Бу очракта күзәнәк җыелган “чүп-чар”дан барлыкка килгән эчке ресурслары хисабына энергия эшләп чыгара.
Нобель лауреаты ачышы ач тору, ураза тоту файдалы дип күрсәтә. Организм, чыннан да, чистарына. Нобель комитеты тарафыннан расланган.
Галимнең коллегалары ышандырганча, аутофагия организмны иртә картаюдан саклый. Бәлки яңа күзәнәкләр барлыкка китерү исәбенә яшәртәдер дә әле. Шулай ук ул органимзмнан кимчелекле аксымнарны һәм күзәнәк эчендәге зыян күргән элементларны чыгара. Шулай итеп, күзәнәкне төзек тота, дип хәбәр итә “Комсомольская правда” газетасы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)