Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Хөрмәтле дуслар! Сезне Республика һәм Казан шәһәре көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Шатлыклы көн мөбарәк булсын!
Татарстан һәм башкалабыз – төрле халык һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган зур гаилә.
Бу бәйрәм туып-үскән, гомер иткән газиз җиребезгә карата ярату хисләребезне тагын да көчәйтә, безне якынайта, берләштерә.
Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыклары турындагы хәтер-хатирәләр безнең өчен һәрчак изге, без дөньяны фашизмнан азат иткән данлыклы җиңүчеләр буынының каһарманлыгы белән хаклы төстә горурланабыз.
Күпмилләтле халкыбызның рухи-әхлакый хәзинәләре, традицияләренең безнең өчен кыйммәте зур һәм без аларны аеруча мөһим дип саныйбыз.
Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны, гражданнарның татулыгын саклау һәм ныгыту – безнең төбәктә һәрчак игътибар үзәгендә. Мәдәниятләр һәм диннәр күптөрлелеге – бәхәссез өстенлекләребезнең берсе.
Бүген безнең республика югары темплар белән үсә, бу барыбызга да уңайлы тормыш тәэмин итә. Бу бәйрәм көнендә барлык халыкка сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, тынычлык, татулык һәм республика үсеше өчен иҗади эшчәнлектә уңышлар телибез.
Без бергәләп Татарстанны яшәү өчен иң гүзәл җир итәргә һәм шул рәвешендә киләчәк буыннарга тапшырырга насыйп әйләсен!
Ихтирам белән “Ярдәм-Помощь” ГХФ һәм “Ярдәм” мәчете, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте!

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)