Шәмаил

Һәр авылда үзенең рәссамы, бизәүче зәвыклы сәнгать әсәрләре ясаучы остасы була

БӘЙЛЕ
2026 Мар 28

Ә узган гасырның 90 нчы елларында динебез күтәрелеп китүгә, рәссам хезмәтенә ихтыяҗ тагын да арта: үзе өчен әле моңарчы таныш булмаган тармакта – шамаилләр ясауга алына ул, безнең татар халкы бик яратып өй диварына элгән “Аятел-көрси”не язып тарата. Кыскасы, пенсиягә чыгуга яшенә карата да, сәләтенә карата да күркәм, изге эшне насыйп итә аңа Аллаһ. Ә башта авылда Коръән укучы Гатикә әбидән гарәп хәрефләрен өйрәнә, сүрәләр ятлый, намазга баса, мәчеткә йөри башлый. Кыскасы, кулын гына күнектерми, ә күңелен дә әзерли шамаилләр язарга.

Аның кулыннан әле картонга, әле кәгазьгә, әле фарфор тәлинкәгә, әле пластмасска сәнгати дәрәҗәдә эшләнгән шамаилләр төшә дә, аларны әле туган якны өйрәнү музеена, әле мәдрәсә музеена соратып алалар. Үзебезнең якташыбызның эксклюзив, берәүне дә кабатламаган иҗат җимеше дия-дия, авылдашлары: 

 Аллаһ рәхмәте: үзеннән-үзе башка килә берсен-берсе кабатламаган шамаил сурәтләре. Кичтән уйланып ятам, иртән торып сызгалап куям да, күңелдә туган матур элементларны, бизәүләрне төшерергә кул өлгерми кайчак. Шулай үзеңне онытып, рухланып эшләгәч, кешеләр сокланырлык иҗат җимеше туа, - ди оста, хезмәтенең якташларына кирәк булуына канәгатьләнеп.

Мәчеткә дә зур пыялаларга Коръән сүрәләре төшереп, ике панно бүләк итте. Сурәтләүнең бик сирәкләргә генә буйсынган, борын-борыннан безнең татарлар яратып кулланган, пыяла астына куелган көзгедә чагылган хәрефләрне төшерү алымын беренче тапкыр куллануы булса да, берәүне дә кабатламаган панноларга сокланучылар, авторын сораучылар күп булды.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе