Казандагы "Ярдәм" мәчетенә күп кунаклар килде. Алар "Kazan Summit" халыкара форумында катнашучылар. хезмәттәшлек эзли, тәҗрибә туплый.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.
Татарстан бу атна дәвамында "Россия - ислам дөньясы: KazanForum 2023" халыкара икътисадый форумы шаукымында яшәячәк. Аның вакыйгалары киң кырлы.
Гомумән, Татарстанда бу көннәрдә 200дән артык чара уза. Кунакларның дөньяның 86 иленнән килүе - форумның зурлыгын күрсәтеп тора. Катнашыр өчен 15 меңгә якын кеше теркәлгән.
«Йөз еллар дәвамында безнең күпмилләтле илебез ислам дөньясы илләре белән киң хезмәттәшлеккә ачык булды. Һәм бүген дә, катлаулы халыкара вазгыятькә дә карамастан, без икътисади, фәнни, мәгариф, гуманитар, төбәкара элемтәләрне уңышлы һәм эзлекле дәвам итәбез. Татарстан – Россия Федерациясенең мондый уңышлы һәм конструктив мөнәсәбәтләрне актив кора торган төбәге.

Путин әлеге форум катнашучыларга ислам дөньясы белән элемтәләрне, шул исәптән технология өлкәсендә элемтәләрне ныгыту перспективалары турында сөйләшү мөмкинлеге бирәчәк.
Һәм безнең көннәрдә без бары тик бергә булып кына дөньякүләм җәмгыятьнең тотрыклы, гармонияле үсешен тәэмин итә, терроризм, экстремизм, локаль низаглар эскалациясе кебек заманча куркынычларга нәтиҗәле каршы тора алабыз.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)