Бүген, 7 апрель көнне, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм” мәчетендә булды. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин озатып йөрде. Татарстан Рәисен “Ярдәм” фонды каршындагы иҗтимагый һәм хәйрия проектлары белән таныштырдылар.
Бирегә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе оештырган ифтарга килгән иде. Аерым алганда, ул күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү юнәлешендә эшли торган “Ярдәм” үзәген карады, укучылар белән аралашты.
Рөстәм Миңнехановка Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов үзәк эшчәнлеге турында сөйләде. Күзләре күрмәүчеләр өчен тудырылган шартларны, уку бүлмәләрен күрсәтте.
Аннары барча кунаклар ахшам намазына керде. Намазда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Коръән сүрәләрен дә тыңлады. Намазны оештыручылар арасында күрмәүче имам, мәзин дә бар иде.
Соңыннан олы кунаклар авыз ачу чарасы- ифтарга юл алды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде. Ифтар вакытында Изге Коръән сүрәләре укылды. Татарстанга, Россияга, туган авылларга, калаларга, барча халкыбызга иминлек, бәрәкәт сорап дога кылынды.
Шулай ук ифтарда чит төбәкләрдән килгән күп сандагы төрле милләт, мәдәният кешеләре бар иде. Алар “Ярдәм” фонды каршындагы тернәкләнңдерү үзәгенә укырга килгән. Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Кырым һәм башка төбәк кешеләре Татарстан республикасы турында олы хөрмәт һәм соклану белән сөйләделәр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)